Дүрт кеше сөрем газы белән агуланган
30 май кичендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең дежур табибыннан Казанның Чапаев урамы буенча 25нче номерлы йортта дүрт кешенең сөрем газы белән агулануы турында хәбәр килде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.