Шөгердә яшәүче ак яулыклы ак әби
Сүзем 6 гыйнварда 90 яшен тутырган, дөньяның ачысын-төчесен татып, яшьлеге ачлык һәм сугыш елларында үткән, Ватан язмышын кечкенә генә җилкәсендә күтәргән Фатыйма әби Гыйльманова турында.
Фатыйма әби 1924 елның гыйнварында Иске Шөгер авылында Рәхимҗан һәм Фаһирә әби гаиләсендә, кышкы чатнама салкын көннәргә җылылык, олы йортка ямь өстәп, өченче бала булып...