Россия экипажы белән йөк самолеты Көньяк Суданда һәлакәткә юлыккан
Ан-12 самолеты Россиядән 5 экипаж әгъзасы һәм 7 пассажир белән Көньяк Судан башкаласы Джуба тирәсендә һәлакәткә юлыккан.
Җирле мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ике кеше исән калган. Шул исәптән 1 бала. Бу хакта "Интерфакс"язып чыкты. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Reuters мәгълүмат агентлыгы сүзләренә караганда, самолет Джуба аэропортыннан очып китү белән мәтәлеп төшкән....