Террорчылыкка каршы бергәләп
3 сентябрьдән 30ына кадәр республикада "Экстремизмга - юк!" айлыгы үткәрелә. Шуның кысаларында һәр районда социаль, этник, милләтара конфликтларны бетерүгә юнәлдерелгән комплекслы чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе Тимәш урта мәктәбендә узды.
Тарих фәне укытучысы Венера Габидуллина X сыйныфта "Террорчылык - илнең глобаль проблемасы" дигән дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар террорчылык төшенчәсе,...