Лениногорскилылар тиздән элиталы сыр ашый башлаячак
Якын арада Татарстанда элиталы сыр җитештерү буенча яңа цех төзелергә тиеш.
"Экокорпорация" булдырачак оешма сырның 5 төрен җитештерәчәк: моцарела, сулугуни, риккото, адыгейский һәм брынза. Әйтергә кирәк, сырларны ясау өчен бары тик Татарстан сөтен кулланачаклар, закваскаларны исә Ауропадан кайтартырга тиешләр.
Мондый сырлар Татарстанның эре шәһәрләренә, шул исәптән Әлмәткә дә, таратылачак.
http://www.almet-rt.ru/