«Җен белән мунча кердек» (дөньяда булган хәл)
«Көне буе утын ярдым да, кичкә мунча яктым. Иптәшкә күрше Мирсәетне дә чакырдым. Ул инде «берне» кыстырып та керәчәген әйтте. Кыскасы, эшләп арыган көнне менә шулай күңелле итеп тәмамларга иде. Мунчаны соң якканлыктан, ул төнге 12 сәгать тулып киткәч кенә өлгерде. Күршегә койма аша гына кычкырдым да, үзем янә учакка утын өстәр өчен утынлыкка кереп киттем. Мирсәет, тиздән булачагын әйтте.