Вакансияләр күп, эшләүче юк
Мәдәният сараенда эшсезләр өчен язгы киңәйтелгән ярминкә узды. Анда 23 предприятие катнашып, эш эзләүчеләргә 225 вакансия тәкъдим ителде. Ярминкәгә килүче 183 кешенең күпчелеген яшьләр тәшкил итте.
Бүгенге көндә, илдә эшсезләр саны күбәйгәннән - күбәя. Татарстанда якынча 52 мең кеше эшсез өйдә утырырга мәҗбүр. Эш тәкъдим итүчеләр дә елдан-ел арта. Белдерү...