Лениногорск мәктәпләре директорларына куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тәкъдим ителде
ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың уку йортлары җитәкчеләренә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тәкъдим итте.
Искәртеп узабыз: кичә Мәскәү мәктәбендә укучылар заложник итеп алынды, полиция хезмәткәре һәм укытучы һәлак булды.
Фаҗигале вакыйга белән бәйле рәвештә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф оешмаларында пропуск режимын катгый контрольгә...