Казан-Әлмәт юлында бер гаилә үлгән
Әлеге коточкыч юл-транспорт һәлакәте шимбә көнне көндезге өчләр тирәсендә була.
Алдан фаразлаулар буенча, Казан-Әлмәт трассасының 21 нче чакрымында "Лада Калина" автомобилен йөртүче идарәне югалтып каршы як полосага чыга һәм "Форд" микроавтобусы белән йөзгә-йөз бәрелешә. "Калина"дагы ир-ат һәм 15 яшьлек кыз шунда ук һәлак була. Хатын-кыз хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында...