Галия Ризванова: “Туган авылымны бик еш сагынып искә алам”
Чүте авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Яңа Иштирәктә гомер итүче Галия Насыйх кызы Ризванованың ихлас күңелдән елмаер мизгелләре - 28 ноябрьдә илленче көзен каршы алган мәле.
Чүтенең Сәрия белән Насыйх гаиләсендә игезәк бала дөньяга килү - көтелмәгән куаныч була, әлбәттә. Әтиләренә Галибә белән Галиягә ике бала сыешлы бишек ясарга туры...