Гимнастика тег белән яңалыклар
-
Лениногорск гимнасты Голландиядән беренче урын алып кайткан
7-18 октябрь көннәрендә Бургум (Голландия) шәһәрендә Frieslan cup 2015 - Ritmische Gymnastics турниры үтте. Анда Лениногорскиның 1 нче Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең сәнгать гимнастикасы бүлегенә йөрүче Елена Радаева катнашкан. Үзенең осталыгын күрсәтеп I урынны яулаган. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Лениногорскиның яшь гимнастлары көмеш медаль иясе
Тулада нәфис гимнастика буенча үткән Бөтенроссия ярышларында безнекеләр икенче урын яулады. Гимнастчылар - Фәридә Садыйкова, Елена Карпова, Регина Чемезова, Айдана Сафина һәм Диләрә Ялалтыновага турнирның Кубогы тапшырылган. Моннан тыш кызлар Россия спорт мастеры нормативын үтәгән.
-
Лениногорск гимнастлары икенче урында
Тула шәһәрендә нәфис гимнастика буенча Бөтенроссия ярышларында безнекеләр уңышлы чыгыш ясады. Анда Россиянең 13 шәһәреннән иң көчле спортчылар катнашты. Лениногорскилыларның чыгышы, иң уңышлылар рәтенә кереп, призлы икенче урынга лаек булды. Җиңүче кызлар медаль, кубок һәм грамота алып кайтты. Моннан тыш, әлеге ярышта якташларыбыз Россия спорт мастеры кандидаты нормативын да үтәгән.
-
Спорт мастерлары артты
1 нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә нәфис гимнастика буенча "Юность Татарстана" дип исемләнгән республика турниры үтте. Якташларыбыз уңышлы чыгыш ясап, күп санлы медаль ияләре булды. Разрядларын үтәгән гимнаст кызларга спорт мастеры кандидаты таныклыклары тапшырылды. Болар I урын алган Ксения Фадеева, II урынга чыккан Оля Казакова, III урын белән...