Петуния белән гортензия чәчәкләренең яфрагы саргайса, нишләргә?
Аның сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин: суны артык күп сипкәннән, талпан, үсемлек бете, хлороздан (туфракта тимер тозлары җитешмәгәнлектән, үсемлекләрнең саргаюы). Әгәр дә корткычлар күренмәсә, хлороздан «дәваларга» кирәк була.