Ират тег белән яңалыклар
-
Татарстанда ике ир-ат балыкка киткән җирдән әйләнеп кайтмаган
Югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә. Татарстанда Тукай районының Кырныш авылыннан ике ир-ат 21 октябрьдә төш вакытында Чулман елгасына балык тотарга китәләр һәм 22 октябрьдә туганнары белән элемтәгә чыгудан туктыйлар. Балыкчыларның югалуы турында якыннары экстрен хезмәтләргә җиткергән. Югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан...
-
Иске Куактагы янгында биш баласы һәм хатыны үлгән ир-атны операциягә әзерлиләр
9 гыйнвар төнендә Иске Куакта булган янгында исән калган ир-атны операциягә әзерлиләр. Аның тәненең 70-75 %ы пешкән. Бу хакта ТАСС агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. "Ир-атның хәле бик авыр һәм тотрыксыз. Ул реанимация бүлегендә ята. Хәзер аны операциягә әзерлиләр. Ир-атның башы һәм кул-аяклары нык зыян күргән",...
-
36 яшьлек ирне хөкем иткәннәр
Уналты яше дә тулмаган үсмер кыз бала белән җенси мөнәсәбәткә кергәне өчен 36 яшьлек ирне хөкем иткәннәр. Тикшерү эшләре барган арада кыз шушы адәмнән бала табарга да өлгергән инде. Тик алар мөнәсәбәтләрен рәсми теркәүдән тыелып калырга булганнар. Хәзер Кайбыч районында яшәүче бу ир кеше 4 елын катгый реҗимлы колониядә үткәрәчәк,...