Иргә кем якынрак: әнисеме, хатынымы?
Әни кешенең улы сайлаган кызны кабул итмәскә хакы бармы?
– Кешегә кагылган һәр мәсьәлә кебек үк, килен-кайнана мөнәсәбәтләре дә бик четерекле. Өстәвенә, ике хатын-кыз мөнәсәбәте бит әле ул, шуңа күрә аеруча авыр булырга мөмкин. Иң беренче чиратта, килен белән кайнана арасында проблема килеп чыкмасын өчен, үзеңә хатын сайлаганда әти-әниең белән киңәшләшергә һәм әниеңә ошаган кызны сайларга тырышырга кирәк. Иң беренче кагыйдә – шул.