Бергәләп эшлибез
Соңгы арада Иске Иштирәк Мәдәният йортында бәйрәмнәр берсеннән-берсе кызыклырак, мавыктыргычрак үтә.
Яңа ел бәйрәмен генә алыйк. Кыш бабай белән Кар кызы да бит безгә арып-талып түгел, ә "Бәкер" шифаханәсендә ял итеп килде. Залдагы халык аны сәхнәгә куелган зур экраннан күзәтте. Әй, дәваладылар да бит Кыш бабайны шифаханә хезмәткәрләре, киткәндә кул...