Иске Куактагы янгында зыян күргән ирнең хәле тотрыклы
Республика клиник хастаханәсе табиблары Иске Куак авылындагы янгында зыян күргән ир-атның гомерен саклап калу өчен көрәшә.
Хатынын һәм биш баласын янгында мәңгелеккә югалткан ир-атның хәле тотрыклы, дип бәяләнелә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәткәре ТACС мәгълүмат агентлыгына җиткергән. Аның әйтүенчә, зыян күрүче реанимация бүлегендә ята, аңа шокка каршы...