Дини түләүсез дистанцион укулар уздырыла
Россия ислам институты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә дистацион белем күтәрү курсларын уздыра. Курслар түләүсез, укулар тәмамлангач таныклык бирелә.
Укулар "Гарәп каллиграфиясе", "Хәләл стандарты: теория һәм гамәли эш", "Имам вазыйфалары һәм вәгазь сөйләү нигезләре", "Ислам хокукы сораулары" темаларына уздырыла.
Курсларга язылу өчен РИИның дистацион укыту үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк....