Лениногорск кызы Лилия җиңүче
Яр Чаллы шәһәрендә узган картинг ярышларында безнекеләр дә үз осталыкларын күрсәткән. "Камаз-мастер" командасы кубогына ярышлар кызу барган.
Анда 6 яшьтән алып 37 яшькәчә Казан, Ижевск, Саранск, Урыссу, Пермь, Тольятти шәһәрләреннән барлыгы 79 спортчы катнашкан. Егерме яшьлек шәһәрдәшебез Лилия Дәүләтгәрәева "Ротакс-Макс" классында җиңүгә ирешкән. Ул - хатын-кызлардан бердәнбер катнашучы.