Каникул тег белән яңалыклар
-
Шәһәр балалары өчен кышкы лагерь эшли
10 нчы мәктәптә оештырылган кышкы мәктәп яны лагерендә 134 укучы ял итәчәк. Ул 7 көн дәвам итәчәк: 28 сеннән 31 декабрьгә кадәр һәм 4-6 гыйнварда. Балалар өчен туган якны өйрәнү музеена, китапханәләргә экскурсияләр, Мәдәният сараеның кинозалына барып фильмнар карау планлаштырылган.
-
Лениногорск укучылары өчен көзге каникул кайчан башлана
2 ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана, дип хәбәр итә министрлык сайты. Каникул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Уңайлык өчен аны бөтен җирдә дә бер вакытта итү турында карар кабул ителгән булган.
-
Файдалы каникул
Җәйге каникул вакытында шәһәр һәм райондагы 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган 1 мең 51 үсмер оешма-предприятиеләрдә эшләгән. Мәшгульлек үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, җәйге вакытта балалар ялын оештыру - алар алдында торучы мөһим мәсьәләләрнең берсе. Аның максаты - балаларны теге яисә бу һөнәр белән таныштыру, балалар аңына хезмәтнең файдалы...
-
Каникулда – эшкә
Мәшгульлек үзәге җәйге каникул вакытында балаларны эшкә урнаштыра. Быелгы җәйдә 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган 1 мең яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла. 1 июль көненә шуларның 487се шәһәр предприятиеләрендә беренче хезмәт күнекмәләрен ала башлаган. Әлеге юнәлештә катлаулы тормыш ситуацияләрендә яшәүче 175 бала да игътибарсыз калмаган. Балалар 1 ай эшләп,...