Ачы тәҗрибә
Хәзерге вакытта катнаш никахлар бихисап. Ә элек милләтара парлар бармак белән генә санарлык булып, аларның язмышы гыйбрәт буларак халык телендә йөри иде.
Давыт Сабирҗан улы йомшак холыклы булып үсә. Моны әби-бабасының ислам дине кануннарына таянып тәрбия бирүе белән дә аңлатып буладыр. «Җан ияләрен рәнҗетергә ярамый, бер-береңә миһербанлы, шәфкатьле булырга кирәк»,...