Казандагы шартлау: югалган ир-атның киеме һәм табаннары гына табылган
Кичә Казанда Обнорский урамындагы "Техгазсервис" территориясендә кислород баллоны шартлау турында Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми мәгълүмат бирде.
Исегезгә төшерәбез, шартлау баллоннарга кислород тутырган вакытта килеп чыкты, 100 квадрат метрлы бинаның түбәсе, өлешчә стеналары җимерелде. Гадәттән тыш хәл аркасында зыян күргән 1968 елгы ир-ат коткаручылар килгәнче үк...