Казанда яшь егетне балта белән чабып үтергәннәр
Казанда «АРТ-Сити» торак комплексындагы Юныс Әхмәтҗанов урамында узган төндә фаҗига була. Биредә кан күлләвеге эчендә 24 яшьлек егет мәете табыла. Аның муенында чабылган яралар була, янында балта ята. Мәетне егетнең апасы таба. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.