Кефир, әрекмән, тал кайрысы: чәчләрегез куе булсын!
Коры чәчне йомырка белән юарга ярамаганын белә идегезме? Бактың исә, аксым баш тиресен бик нык тарттыра икән. Ә менә кефир чәчләргә, киресенчә, файдалы. Әмма аны мунчага кергәнче сыларга киңәш ителә.