Хөкүмәт крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итәчәк
Россия Хөкүмәте Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләгән документны хуплады. Шулай итеп, 2015 елда фермер хуҗалыкларын үстерү өчен Россия төбәкләренә 3,375 млрд. сум субсидия бүлеп биреләчәк. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен Татарстанга 56 млн. сум акча каралган.
Татарстанга бүленеп биреләчәк сумманың 31,3 млн. сумы крестьян-фермер хуҗалыклары булдыру һәм үстерү өчен грантларга,...