Хаҗга баручыларның коронавирустан вакцинация турында сертификаты булырга тиеш
Согуд Гарәбстанына Хаҗга беренче төркем 20 июньнән соң китә, Хаҗ кылу 7 июльдә башлана. Россия Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәр хаҗиның коронавирустан вакцинациясе турында сертификаты булырга тиешлеге турында искәртә.