Лениногорскиның Керкәле авылында халык җыены узды
Керкәледән Тукмакка менүче үр авырткан җирнең берсенә әверелде, дип каршы алды шунда яшәүчеләр халык белән очрашуга килгәннәрне.
Шунда яшәүчеләр дигәнем, җиде-сигез өлкән яшьтәге әби-бабай. Биредә унҗиде кешедән уникесе кыш чыгарга кала икән. Ә пропискада барлыгы 27 кеше тора. Монда әкрен генә үз җайларына яшиләр. Керкәледән Дамир Гыйләҗев кулдан килгәнчә булыша:...