2017 елдан химиотерапияне Чаллыда да ясый башлаячаклар
Чаллыда 2017 елда яман шеш белән авыручыларга химиятерапия ясый башлаячаклар. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев игълан итте, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Бу мөмкинлек шәһәрнең ашыгыч ярдәм хастаханәсе базасында булачак. Хәзер химиятерапия операцияләрен башкару өчен җиһазлар һәм җайланмалар кайтару, аларны урнаштыру процессы бара. Моңарчы...