Бәйрәм урманда үтте
Кирлегәч мәктәбе, укучылары һәм укытучылары, традиция буенча, "Алтын көз" бәйрәмен урманда үткәргән.
Һәр класс "Көз кызы"н әзерләгән. Иң матуры булып, V сыйныф укучысы Айгөл Мияссәрова танылган. Бәйрәм кызыклы спорт ярышлары, рәсем конкурсы белән үрелеп барган.