Иң күп укылучы китап
Республикада иң күп укыла торган китаплар арасында якташыбыз Рәмзия Габделхакованың "Тау артында кояш бар" китабы да бар.
Ул "Ел китабы - 2011" республика конкурсында ачыкланган. 2011 елда басылып чыккан китаплар хакында 2012 ел дәвамында укучылар арасында сораштыру үткәрелгән. Нәтиҗәдә, чәчмә әсәрләр арасында Рәмзия Габделхакованың әлеге китабы III урын алган.