Краеведческий музей лениногорск тег белән яңалыклар
-
Туган якны өйрәнү музеенда элемтә үсеше чорларын күрергә була (+фотолар)
“Күгәрчен почтасы”, фронт хатлары, Морзе әлифбасы – әлеге сүзләр аша элеккеге еллар искә төштеме? Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музее “Барысы да элемтә турында” күргәзмәсе аша гади хатлардан алып, спутник челтәренә кадәрге элемтәләр тарихын белергә, күрергә мөмкинлек тудырды.
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее “Музейга – сыйныф белән” акциясе үткәрә
28 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда "Музейга - сыйныф белән" дигән акция үткәрелә. Төрле мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары музейның бер бүлмәсенә бушлай керә ала. Белешмә өчен телефон: 5-05-91
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда бәйрәм булачак. Килегез!
18 августта сәгать 17.00 шәһәребезнең "Туган якны өйрәнү" музеенда "Туган көнең белән, яраткан шәһәрем!" дигән исем астында бәйрәм чарасы уздырылачак. Анда күргәзмә ачу, "Лениногорск в душе моей..." китабын тәкъдир итү һәм "Ике юбилей шәһәре"фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы каралган. Бәйрәмгә рәхим итегез! Көтеп калабыз, керү ирекле.