Криминал тег белән яңалыклар
-
Лениногорскида алтын да, нефть тә урлыйлар
28 сентябрь-4 октябрь аралыгында шәһәр һәм районда ун җинаять теркәлде. Полиция хезмәткәрләре 90 административ беркетмә төзеде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу белән бәйле 190 очрак теркәлеп, җиде автомобиль йөртүче исерек хәлдә тоткарланды. Дүрт юл һәлакәтендә биш кеше зыян күрде. Алтын да, нефть тә 29 сентябрь көнне балалар хастаханәсеннән алты мең сумлык...
-
Булат Җиһаншин катнашында тиздән криминаль драмада карап булачак
Булат Җиһаншин төп рольләрнең берсен уйнаган криминаль фильм озакламый тамашачы хөкеменә чыгачак. Фильмны «Дружба» кинотеатрында тәкъдир итәчәкләр. "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә Булат болай дигән: - Заһит Мәхмүдинең «Әче балан» әсәре буенча куелган «Җәза» исемле тулы метражлы криминаль драмада төп рольләрнең берсен уйнадым. Башта криминаль икәнен белгәч, җырларымны тыңлаучылар мине аңламас...
-
Лениногорскида бер хатын иренә пычак кадаган
13 июльдә кичке сәгать алтыда үзәк хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә корсагында кадау-кисү ярасы булган 36 яшьлек ирне китерәләр, аның бавырына да зыян килгән булып чыга. Тикшерү барышында ирнең 29 яшьлек хатынын тоткарлыйлар. Алар аерылышкан, бер көнне очрашып бергә аракы эчәләр, арада бәхәс чыгып, хатын пычакка ябыша. Аңа карата җинаять эше...
-
Лениногорскида бер егеткә пычак кадаганнар
Шушы көннәрдә Ленинградская урамы, 29 "А" йорт ишегалдында төнге сәгать берләр тирәсендә билгесез зат 1986 елгы егеткә берничә мәртәбә пычак белән кадаган. Җинаятьче, элек хөкем ителгән 1971 елгы ир-ат, хокук сакчылары тарафыннан тоткарланган. Зыян күрүче хастаханәдә. Тикшерү эшләре бара.
-
(29 сентябрь – 5 октябрь)
Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда 11 җинаять теркәлгән. Шул исәптән 4 - кеше талау, 7 - урлау. Ике юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. Уяу булырга чакыралар 29 сентябрьдә 18 сәгать 30 минутта ике билгесез зат Агадуллин урамы, 3 нче йорт ишегалдында берәүдән кием-салым, DVD, кырыну станогы, антенна салынган пакет...
-
Полиция көндәлеге
(25 - 31 август) Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда 5 җинаять теркәлгән. Иртәнге карак 28 августта 9 сәгать 10 минутта дежур частенда Лермонтов урамы, 17 нче йорт ишегалдында торучы "ВАЗ-2115" автомобиленнән "Иволга" автомагнитоласы, ROSS планшеты урлану турында гариза теркәлә. Матди зыян - 9 мең 440 сум. Әлеге факт буенча 1996...
-
Полиция көндәлеге
(11 - 17 август) Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда 5 җинаять теркәлгән. Ач карак 13 августта 11 сәгать 55 минутта дежур частенда гариза теркәлә. Анда билгесез затларның 11е көнне "Торос-Молоко" җәмгыятенең 7 нче кибетенә үтеп кереп, 1 мең 919 сумлык азык-төлек урлавы турында язылган. Әлеге факт буенча 1993 елгы егет...
-
Урлаган, аннан ташлап калдырган
Лениногорск шәһәр суды тарафыннан 29 яшьлек лениногорскилыга карата РФ Җинаять кодексы 166 маддәсенең, 1 нче кисәге буенча җинаять эше каралган. Ул трактор урлауда гаепләнә. Җинаятьче төнге сәгать 2.00дә Иске Куак авылындагы "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте машина-трактор паркыннан «МТ3» тракторы урлый. Әмма 300 - 400 метр юл үткәч, аны урман посадкасы янында ташлап...