Россия икътисады кризисның иң югары ноктасын узды, ди Путин
РФ Президенты фикеренчә, бу Хөкүмәтнең уңай эше турында сөйли.
Россия икътисады кризисның иң югары ноктасын узды. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе барышында белдерде. Аның сүзләренә караганда, инфляция темплары югары булуга (ел башыннан күрсәткеч 12,3 процент тәшкил итте), төп капиталга инвестицияләр кимүгә (5,7 процентка), халыкның реаль кереме...