Лениногорск укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” бирелде
"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында Лениногорск үзәк китапханәсендә Бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары мәдәни көндәлекләр алды.
Бу көндәлекләр укучыларның эш дәфтәрләре кебек булачак. Укучылар аның аша җирле мәдәни оешмалар белән таныша ала. Көндәлекнең максаты - укучыларда китапханәләргә, музейларга, мәдәни мәйданчыкларга игътибар юнәлтү. Уку елы дәвамында укучылар төрле экскурсияләргә...