Рәхәтләнеп уйныйбыз
Менә без көтеп алган кыш та килеп җитте. Бөтен җирне ап-ак кар юрганы каплады. Урам, юл, кырлар, өй түбәләре кар астында калды. Без кыш килүгә, кар яуганга бик шатландык. Чана-чаңгыларны "ояларыннан" чыгардык. Безнең өчен күңелле вакытлар җитте.
Без җыелышып хоккей уйныйбыз, чанада, чаңгыда шуабыз. Җепшек вакытларда бергәләшеп Кар бабай ясап...