"Сатурн-Урал"да эшләгәнне күрә беләләр
"Сатурн-Урал" хуҗалыгы (Сарабиккол) кырларында иске, күптәнге комбайннарны күрмәссең дә. Чөнки алты "кыр корабы"ның барысы да соңгы елларда гына алынган.
Аларда тырыш игенче-механизаторлар көч куя. Хуҗалык алдында быелгы уракта 3 мең 900 гектардан артык мәйданнан бөртеклеләрне суктырып алу бурычы тора. Биредә уракта катнашучыларга кадер-хөрмәт тә күрсәтелә. Мәсәлән, үткән атнада, район башлыгы...