Лениногорскилылар дәррәү йөгерде (ФОТОЛАР)
Бүген лениногорскилылар " Милләтләр кроссы - 2016" бөтенроссия йөгерү ярышында катнашты.
Иртәнге сәгать тугызга "Яшьлек" стадионы территориясенә мәктәп укучылары, студентлар һәм төрле оешма-предприятиеләрдән йөгерергә телүчеләр җыелды. Чарада 700 гә якын спортны үз итүчеләр катнашты.
Зур бәйрәмгә әйләнгән йөгерү эстафетасында яшь буенча төрле төркемнәргә бүленеп хатын-кызлар бер, ир-егетләр ике километрга йөгерде....