Үлгән тег белән яңалыклар
-
Тыныч йокла, Вәсилә...
Вәсилә Фәттахованың вакытсыз вафат булуы барыбызны да тетрәндерде. Икенче тапкыр әни булу бәхетен ул бары санаулы мизгелләр эчендә генә тоя алды. Кызганыч, табиблар җырчының гомерен саклап кала алмады. 26 гыйнвар көнне 36 яшендә (31.12.1979) Вәсилә Фәттахова газизләрен - тормыш иптәшен, улын һәм яңа туган кызын калдырып, мәңгегә күзләрен йомды. Вәсиләнең...
-
Яшь хатын урамда туңып үлгән
Ике арада низаг чыкканнан соң үзенә кунакка килгән 37 яшьлек ханымны сөяркәсе төн уртасында урамга куып чыгара. Бу хәл Түбән Кама районының бер авылында була. Хатынның үле гәүдәсен иртә белән очраклы кешеләр күреп ала һәм полициягә хәбәр итә. Ханым өшүдән үлгән дип фаразлана. Хәзер полицейскийлар тикшерү алып бара. Аның сөяркәсен...
-
Башкортостанда биш кеше агуланып үлгән
14 гыйнварга каршы булган фаҗига Башкортостанның Бөре шәһәрендә булган. Газга агуланып үлүчеләр арасында балалар да бар. Шәһәрдәге бер йортта яшәүчеләр күрше фатирдан килүче газ исе сизеп ала. Тиз арада ашыгыч хезмәтнең кизү бүлегенә шалтыраталар. Ишекне каерып ачканда соң була инде - ике хатын-кыз һәм 6, 8, 9 яшьлек өч баланың...
-
Иң таза кеше үлгән
Мехикода яшәгән 450 кг лы Андрес Морено Сепульведа октябрьдә ашказанының бер өлешеннән операция ярдәмендә котылган булган. Җомга көнне исә хәле начарланган һәм хастаханәгә барганда җан биргән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. Андрес элек полиция хезмәткәре булып эшләгән. Октябрьдә ясалган операциядән соң ул 450 кг нан 100 кг ын югалткан...
-
Шөгер-Керкәле күперендә һәлакәт, үлүче дә бар
Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча бүген Керкәле-Шөгер күпереннән суга зур йөк машинасы төшеп киткән. Социаль челтәрләрдә пәйда булган мәгълүматлар буенча, машинада казанлылар булган, йөртүчесе хастаханәгә озатылган. 24 яшьлек пассажир ир-ат үлгән. МЧС хезмәткәрләре сытылган кабинадан аның гәүдәсен озак вакыт ала алмаган.