Әлмәттә үлгән егет турында тулырак мәгълүмат
Фаҗига 19 октябрь кичендә булды. "Нефтяник" хоккей клубының балалар спорт мәктәбе шәкерте, "Нефтяник-2001" командасының капитаны һәм иң яхшы уенчыларыннан берсе булган Вадим Веселковның гомере өзелде.
Ул көнне үсмерләрнең күнегүләре булмый. шуннан файдаланып, күрәмсең, егетләр кинотеатрга барырга була. шуннан кайтып килешли Вадим аңын югалтып егыла, тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм...