Кулында – дисбе, күңелендә – изге теләк
Язачак язмамның герое - каенанам Мәрьям Исхак кызы Галимова. Ул 1927 елда Кирлегәч авылында гаиләдә баш бала булып дөньяга килә. Исхак белән Гыйльменурның кадерлесе була.
Әмма сугыш дигән афәт алар гаиләсен дә читләтеп үтми. Әтиләре сугышка киткәндә, әниләре дүрт баласын кочаклап кала. Олысына - 14 яшь, ә иң кечесе тәпи...