Лениногорскиның Үзәк китапханәсе Масленица бәйрәме уздырган
11 март көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә зурлап Масленица бәйрәмен уздырган.
Китапханәгә килүчеләр коймактан авыз иткәннәр, самавырдан тәмләп чәй эчкәннәр. Шулай ук такмаклар конкурсында катнашып, бәйрәмнең символы - чучело тирәсендә җыр җырлап, уен уйнап әйләнгәннәр.
Үзәк китапханә, балалар китапханәсе, 2нче һәм 3нче шәһәр филиаллары, балалар һәм гаилә уку үзәге хезмәткәрләре...