Мечеть тег белән яңалыклар
-
Күрше районда мәчетне талаганнар
Вакыйга 26 октябрьдән 27 сенә каршы төндә була. Билгесез затлар Әлмәт районы Бишмунча авылы мәчет тәрәзәсен кирпеч белән ватып сәдака акчалары салына торган тартманы урлап чыга. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре күпсанлы аяк һәм бармак эзләренә тап була. Тиз арада җәелдергән тикшерү эшләре барышында җинаятьченең эзенә дә төшәләр. Белгечләр әлегәчә...
-
Геофизикада яңа мәчет булачак
Шәһәребездә мөселман кардәшләребез өчен сөенечле вакыйга. Геофизикада яңа мәчет торгызылу эшләре бара. Яз аенда изге йортка нигез салынып, бина күренерлек булып шактый гына калыккан. Яңа елга кадәр аның түбәсен эшләп бетерергә һәм тәрәзәлерен куярга ниятлиләр.
-
Карабашта яңа мәчет ачыла
26 июньдә Бөгелмә районы Карабаш авылында икенче мәчет ачыла, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы сайты. Революциягә кадәр бу авылда ике мәчет, ике мәхәллә була. Иске мәчет заманында клубка әйләндерелгән булган, аннары ул кабат төзекләндерелгән, манарасы куелган. Бүгенге көндә 19 гасыр ахырында төзелгән мәчет эшләп килә. Хәзер исә авыл кабат ике...