Лениногорск чүп-чарын яңа оешма җыя
1 гыйнвар көнне чүп салынган пакетларын тотып чыгучылар тимер чүп савытлары урынына евроконтейнерларны күреп, гаҗәпкә калыр, мөгаен.
Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки яңа елдан без - шәһәрлеләрнең каты көнкүреш калдыкларын чыгару эше белән "Мехуборка" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә башлый. Егерме ел эш тәҗрибәсе булган әлеге оешма Россиянең шактый һәм республиканың Казан,...