Мөфти турында ялган таратып, Интернетта акча җыярга теләүчеләр барлыкка килгән
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram аккаунтында үзе һәм әти-әнисе турында чыккан гайбәтләрне кире какты.
Диния нәзарәте рәисе үзенең урынбасары Рөстәм Хәйруллин алган хәбәргә сылтама китергән:
"Әссәләмәгаләйкүм, Рөстәм хәзрәт. Безнең мөфтинең әти-әнисенең йорты янган һәм пенсионерлар үз пенсияләреннән 1000әр сум акча җыя икән дип ишеттек....