Миләүшә ИДИЯТОВА: “Җырлы язымда калам”
Аның янында утырган кеше үзе дә сизмәстән көйли башлый, чөнки аңардан шулхәтле көчле моң бөркелеп тора. Сөйләгән сүзләре дә ноталар өстендә биешкән хәрефләр кебек. Сүзем - Шамил Бикчурин премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Лениногорск-Шөгер төбәгенең моңлы сандугачы Миләүшә Идиятова турында.
- Миләүшә Исхаковна, җыр-моң дөньясына килеп кермәгән булсагыз, нинди...