Булачак артист - Миләүшә белән әңгәмә
Беркөнне көтмәгәндә-уйламаганда эш кабинетыма Таһир абый Шәмсуаров килеп керде. Үзе белән мөлаем гына кыз да иярткән. «Менә сезгә «Яшьләр сәхифәсе»нә кеше таптым. Ул мәктәптә «бишле» билгесенә укыды, хәзер Казанда да «5»кә укый. Акыллы кыз. Газетта аның турында язып чыгыгыз әле», диде дә җәлт кенә китеп барды. Сорауларым да әзер түгел,...