Моң
Кеше китә... Аңардан соң җирдә моң сибелеп кала. Моң кала, сагыш кала...
Якын кешеңне югалту сагышы миңа никтер шәмәхә төстә булып тоела. Шәмәхә томан, шәмәхә болыт... Якын кешеләрен югалтканнан соң җирдә калганнар, кояш нурын, көн яктысын күрми, шул томан-болытларга уралып, әле байтак адашып йөри. Вакыт үтә, болытлар сыегая, тарала, томан...