Еракларда ятып калган газиз әти
Мөхлисә апа Шәйдуллова-сугыш ятимнәренең берсе. Ватаныбызны сакларга алар гаиләсеннән әтисе Шакир һәм 17 яшьлек абыйсы Исмәгыйль Габдрахманов китә. 1941 елның көз айларында фронтка киткән ир-егетләрнең декабрьдә инде хәбәрсез югалуы турында "кара хат" та килә.
Шәһәребезнең Куйбышев урамында яшәүче Мөхлисә апа әтисен бөтенләй диярлек хәтерләми:
- Әниемнең мич янында басып, әтиемнең...