Туңдырма тышыннан билгеле. Аны ничек сайларга?
Челлә вакытында кибетләр иң элек туңдырма хәстәрен күреп куя. Олысы-кечесе шуны үлеп ярата чөнки. Хәер, җәен генә түгел, кышын да әле. Кояш нурлары көйдереп торган чорда бозлы ризык организмга суыклык йөгертеп, эсседән сакланырга ярдәм итсә, кышын, диванда, аяк бөкләп, телевизор карап утырганда сыйлану яки Яңа ел табыны өчен искиткеч десертка әйләнә.