Лениногорскида салкыннар саклана әле
Быел кыш, әби-бабайлар әйтмешли, чын кышка охшаган. Шимбә, якшәмбе көнне кайбер авылларда төнлә һава температурасы хәтта -40 градуска кадәр төшкән, диләр.
"Урмышлыда ял көнне иртән -36 иде", ди авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин. Ярый ла, райондагы күпчелек авылларга зәңгәр ягулык барып җиткән, йортлар газ белән җылытыла. Ә менә Урмышлы авыл...