Чит кеше паспорты белән лениногорскилыларны алдаган хатын-кыз тотылган
Бу җәйдә берничә лениногорскилы полициягә мошенниклык хакында хәбәр иткән булган. Алар әйтүенчә, Минзәләдән булган яшь кенә бер кыз алардан кыйбатлы әйберләрне рассрочкага түләү шарты белән алган да, шуннан түләмичә юкка чыккан.
Алдакчы бушлай белдерүләр сайтындагы телефоннарга шалтыратып, товарны рассрочкага сатып алу шарты хакында килешкән. Сатучылар белән очрашкач, имеш, финанс кыенлыклары...